"Әйтмим мин кабат, бик шәп бу кабак!"

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

Көз-уңыш җыю вакыты! Яшелчә һәм җиләк-җимештән төрле-төрле эшләнмәләр ясарга була. Тенеки авыл клубында авылдашлар кабактан ясаган кул эшләре конкурсы үткәрү традициягә әйләнде. 20 октябрь Тенеки авыл клубында Юлбат авыл мәдәният йорты,  авыл китапханәсе белән берлектә "Әйтмим мин кабат, бик шәп бу кабак!" чарасы узды. Кешеләрнең чиксез фантазиясе һәрвакыт шаккатыра. Бер үк материал кебек тоелса да, беркайчан да охшаган эшләр булмый. "Китап кинәшчең, дустың, ярдәмчең синең" дигән китаплардан күргәзмә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International