«Югары- Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” нда “Көзге яфраклардан чәчәк бәйләме”

2021 елның 22 октябре, җомга

2021 елның 19 август көнне Югары Утар балалар йорты -интернатында “Шәфкатьлек” бүлегендә тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна “Кәзге яфраклардан чәчәк бәйләме” дигән темага шөгыль үткәрде.

Максат: - балаларның иҗади сәләтләрен үстерү;

- бармак белән кул чукларын ныгыту;

- иҗат итү, сабырлык теләкләрен ныгыту.

Көз- бик матур ел фасылы! Агачлар искитмәле төсләргә кергәннәр, җир өсте алтын яфраклар белән түшәлгән. Көзге яфраклар балаларның эчке дөньяларын, халәтләрен  ачарга ярдәм итә.

Көзнең матурлыгын ачып күрсәтү өчен, балалар белән көзге яфраклардан "Чәчәк бәйләме" дигән темага аппликация ясадык. Бу төр алым балаларның иҗат итү, уйлап чыгару, танып- белү активлыгын, кул чукларын ныгыта.

Шөгыль вакытында көз турында  шигырьләр укылды, яфраклар белән дидактик уеннар уйнадылар, яфракларның матурлыкларына сокландылар, күзәттеләр.Балалар үзләренең иҗатларын бер- берсенә бүләк иттеләр. Шөгыльдә тырышлык һәм пөхтәлек үсеш алды.  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International