Иске Мичәндә чишмә ачу

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

Чишмәне савыктыру – иң башлап күңелебезне савыктыру ул.Чөнки чишмә - су чыганагы гына түгел, рухыбыз көзгесе. Челтер-челтер аккан чишмәләр кемнәрне генә сокландырмый да, кемнәрне генә сихерләми икән?! Һәр чишмәнең үз таихы, үз моңы, үз юлы бар.

    9 нчы октябрь көнне Иске Мичән авылы халкы өчен икеләтә бәйрәм авыл хуҗалыгы көне белән бергә авыл тарихына кереп калырлык вакыйга” Зөбәрҗәт чишмәсе” н ачу тантанасы үтте. Чишмә ачу, аны авыл уртасына китерү эшен оештыручы, башлап йорүче- шушы авылда  туып, шунда гомер кичерүче Мәкъсудов Раил Роберт улы.

       Бу чишмәнең исемен әнисе  хөрмәтенә "Зөбәрҗәт" чишмәсе дип атады. Әлеге чарада район башлыгы  Миңнеханов Раис Нургали улы, Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айзат Әхмәтгәли улы, тумышы белән Иске Мичән авылыннан чыккан, бүгенгесе көндә Биектау районында эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче Галлямов Габдулла Габдрахман улы, Габдулла Тукай исемендәге Арча педогогия коллияте директоры Гарипова Гөлнара Фидаиль кызы, Саба районы” Мотыйгулла” мәчете хәзрәте Марат Миассаров, ГТРК “ Татарстан” телевидениясе, авыл халкы катнашты.   Чишмэ янәшәсендә “Хәйрия бакчасы” да булдырылды. Ул бакчага җиләк-җимеш агачлары утыртылачак. Иң беренчеләрдән булып бу бакчага агачларны килгән кунакларыбыз утыртты. Алар утырткан агачлар аларның исемнәре белән табличкаларга язылып куелды. Киләчәктә бу бакчага һәркем агач утырта ала. Ачылу тантанасы оешкан төстэ, кунелле утте. Бәйрәмнең һэрбер өлеше уйланылган, матур итеп оештырылган иде. “ Зөбәрҗәт чишмәсе” белән “ Хәйрия бакчасы” н эшләүдә үз өлешләрен керткән егетләргә Раил Роберт улы  рәхмәтен белдерде һәм конвертлата бүләкләде. Шушындый изге эшне оештырган Раил Роберт улына, аңа булышкан һәрбер кешегә рәхмәтебезне җиткезәбез.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International