Үзара салымга башкарылган эшләр

2021 елның 19 октябре, сишәмбе

Соңгы елларда үзара салым ярдәмендә райондагы авылларның йөзе зур үзгәрешләр кичерә. Авыл урамнары, чишмәләр төзекләндерелә, балалар мәйданчыклары ясала һәм бик күп төрле башка эшләр эшләнә. Быел Килдебәк авыл җирлегенең Туктар авылында үзара салым исәбенә авылның иске зираты киртәләнеп алынды. Эшне “Кристалл” җәмгыяте башкарды. Төзүчеләр барлыгы 522 метр койма эшләделәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International