Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатында "Әтиләр һәм Ватан" дип исемләнгән танып-белү сәгате һәм Бөек әтине котлау

2021 елның 15 октябре, җомга

Бүген 2021 елның 15 октябрендә Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүчеләр  яраткан әтиләрен- балалар йорты директоры И.Г. Гәрәевне котладылар.

Россиядә, 2021 елдан башлап, мөһим гаилә бәйрәме - РФ Президенты Указы белән "гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә ата-аналарның әһәмиятен арттыру максатларында"рәсми рәвештә билгеләнгән әтиләр көне билгеләп үтелә. Чөнки гаиләгә ярдәм итү һәм балаларны тәрбияләү буенча кайбер бурычлар-әтиләрнең функциясе.

Шулай итеп, балалар әтиләрен Имаметдин Гәрәй улын, чын мәгънәсендә бөек бәйрәм белән котладылар. Чөнки безнең директор "Бөек әти"исеменә лаек. Ул балалар йортында тәрбияләнүчеләргә, шулай ук элек тәрбияләнгән балалар өчен дә яраткан әти булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International