Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте хезмәт алдынгысы бәйрәм тантасында катнашты

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

     8 нче  октябрь көнне Казанда Республика авыл хуҗалыгы Һәм эшкәртү сәнәгате көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә сыер савучы булып эшләүче Сабирҗанова Рушания Рәшит кызы да катнашты.

      Рушания Рәшит кызы Сәрдә авылында терлекчеләр гаиләсендә туып усә.Мәктәпне тәмамлаганнан соң хәзерге “Игенче” ҖЧҖнә   сыер савучы булып эшкә урнаша. 23 ел эшкә намус белән каравы, тырышлыгы аңа алдынгы савымчы булырга ярдәм итә.

      Рушания үз хезмәтеннән башка да төрле әдәби чараларда актив катнаша, матур итеп җырлый. Туган авылында үткәрелгән бер генә мәдәният чарасы да аның катнашыннан башка узмый.

       Гаиләдә дә барысынада өлгерә , уңган хуҗабикә . Алар ире Радим белән ике бала тәрбияләп үстерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International