"Яшь эколог"

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

Курсабаш сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбендә. Йосыпова Г. З. һәм Кәримуллина М. К. "Яшь эколог" дигән темага чара үткәрделәр. Чараның максаты: табигатькә, тере дөньяга сак караш тәрбияләү. Бурычлар: укучыларны «Экология» төшенчәсе, әйләнә-тирә мохитнең пычрануы турындагы материаллар белән таныштыру, экологик проблемаларга игътибар җәлеп итү, экологик проблемаларны хәл итү юлларын карау; патриотлык һәм туган табигатькә гуманлы караш тәрбияләү; экологик культура тәрбияләү; табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрне ачыклау. Педагог-оештыручы мәктәп территориясе буйлап экскурсия оештырды. Балалар көзге табигатьне кызыксынып күзәттеләр. Ә 9 сыйныф укучылары агач үсентеләре утырттылар. Чара ахырында укучылар "Экология" темасына рәсемнәр ясадылар. Балалар чарадан бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International