“Уңыш көне” акциясе

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

Олы Арташ төп гомумбелем бирү мәктәбендә "Уңыш көне”  акциясе бара.Акция балаларның авыл хуҗалыгына карата кызыксынуларын үстерү, авыл традицияләрен саклап калу һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итүче социаль әһәмиятле эшләрне тормышка ашыру максатыннан оештырыла. Безнең укучылар "Бакчаларга чәчәк атарга", "Мин һөнәр сайлыйм", "Минем рекорд уңышым", "Безнең гаилә уңышы", "Актив тормыш өчен көч"номинацияләрендә бик теләп катнашалар. Акция укучыларда әйләнә-тирә дөньяга карата кызыксыну, хезмәткә һәм көзге байлыкларга хөрмәт уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International