Өлкәннәр көненә карата үткәрелгән чаралар

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

1 октябрь-Өлкәннәр көненә карата Кече Шыңар мәдәният йортында "Күңелләр һаман яшь"дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Авыл җирлеге башлыгы Алмаз Габделхакович өлкәннәргә изге теләкләрен җиткерде. Катнашучылар  ике командага бүленеп, төрле конкурсларда ярышты. Чара концерт номерлары, җырлар белән үрелеп барды. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.  Шул ук көнне Оет авыл клубында  "Яшәгез сез көлеп кенә, дөньядан ямь табып кына" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрделәр. Бәйрәм башында Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. барлык өлкәннәрне бәйрәм белән котлады. Залда күңелле җырлар, шигырьләр яңгырады, биюләр башкарылды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International