Укытучылар көне

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

      5 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән үз куллары белән укытучылар көненә открыткалар әзерләделәр. Балалар бик теләп катнаштылар, һәрберсе үз чәчәген җыйнак итеп ясады һәм рамкага ябыштырды. Бик матур бәйрәм открыткасы килеп чыкты. Укытучыга озак еллар истә калырлык әйберләр бар. Бу-баланың үз куллары белән ясаганы. Чынлыкта исә, азырак фантазияңне, кул эшенә осталыгынны  да кушып җибәрсәң, гади генә әйберләр  кулланып, күз явын алырдай, могҗизалы, серле  открыткалар булдырып була. Кул эшләре вакытында балаларда таләпчәнлек арта, эштә төгәллек, пөхтәлеккә өйрәнәләр, тырышлык  арта, иҗади осталык һәм шулай ук күп кенә  эш итә белү серләренә төшенергә өйрәнәләр.  Укытучы мондый бүләкне җылылык белән саклар һәм истә калдырыр.

      Укытучылар көне-ул үз укытучыларыңа хөрмәт күрсәтү һәм тырыш хезмәтләре һәм тырышлыклары өчен аларга тагын бер кат рәхмәт белдерү мөмкинлеге. Хезмәтегез һәм балаларга карата ихлас мәхәббәтегез өчен рәхмәт сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International