«Өлкәннәр - алтын канат!

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

1 октябрь көнне Тенеки авыл клубында ветераннар өчен "Өлкәннәр - алтын канат!» исемле тугәрәк өстәл артында очрашу кичәсе утте. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм Тенеки авыл клубы мөдире, Юлбат авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре кунакларны җырлар, шигырьләр, сценкалар белән сөендерделәр. Юлбат авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р. барлык кунакларга күңел күтәренкелеге, сәламәтлек һәм аяз көннәр теләде. Концерт чыгышлары матур булды һәм беркемне дә битараф калдырмады. Чара дәвамында җылы котлау сүзләре һәм җырлар яңгырады, аларны тамашачылар бик теләп тыңладылар һәм җырладылар. Бәйрәмнең дәвамы-чәй эчү иде, анда кешеләр бик күңелле аралаштылар, үзләренең яшьлек елларын искә төшерделәр һәм яраткан җырларын җырладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International