Шәмәрдән авыл җирлегендә өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр.

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

1 октябрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Шәмәрдән мәдәният йорты каршындагы "Тулган ай" фольклор коллективы белән берлектә "Балкыш" социаль - тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен Халыкара өлкәннәр көненә багышланган "Әле дә сез бар, үрнәк алырлык" дип исемләнгән бәйрәм концерты оештырдылар. Концерт башында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Саба муниципаль районы башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе М.Р. Кәримов, Саба районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе М. М. Хуҗин котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Чара дәвамында җылы сүзләр, матур җырлар һәм биюләр яңгырады. Бәйрәм рухы беркемне дә битараф калдырмады. Тамашачылар рәхәтләнеп тыңладылар, бик күп уңай эмоцияләр алдылар, проблемалар турында оныттылар һәм күңел белән ял иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International