«Яшәгез Сез, мәңге яшь булып»

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

     2 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә, Тенеки авыл клубы хезмәткәрләре, Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары, Юлбат төп белем бирү мәктәбе укучылары һәм үзешчәннәр белән берлектә  "Яшәгез Сез, мәңге яшь булып” дип исемләнгән бәйрәм концерты оештырдылар.

   Алып баручы җылы котлаулар һәм сәламәтлек, яхшы кәеф, озын гомер теләкләре белән чыгыш ясады. Бу бәйрәм көнендә Саба районы балалар сәнгать мәктәбенең бию төркемнәре һәм Юлбат мәктәбе укучылары, шулай ук балалар сәнгать мәктәбенең баянчылар коллективы үзләренең яраткан әсәрләрен виртуоз итеп башкардылар. Балалар үз чыгышлары белән өлкән буынга аларның ничек яратуларын һәм хөрмәт итүләрен, әби-бабайлары белән горурлануларын күрсәтергә тырыштылар.

    Концерт шулай ук күңелле моңлы җырлар һәм шигырьләр белән үрелеп барды. Безнең тамашачылар конкурсларда да катнашырга өлгерделәр һәм дөрес җаваплар өчен бүләкләр алдылар. Китапханәче Г.Галимуллинаның «Мәңгелек ярату» исемле яңа китабына күзәтү үткәрде, тамашачыларга тәкъдим итте. Әйдәп баручы методист Садриева Г.Ш. чыгышында авылдашларыбызга җылы котлау сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International