«Өлкәннәр - алтын канат» - Өлкәннәр көненә багышланган концерт программасы

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Бу бәйрәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, аларның олы тормыш тәҗрибәсе, игелекләре, зирәклекләре өчен тирән хөрмәт белдерү һәм җылы рәхмәт сүзләре әйтү өчен менә дигән мөмкинлек бирә. Бәйрәм җәмгыятькә генә түгел, туганнарга да янәшәдә кайгыртучанлык һәм игътибар таләп итүче кешеләр яшәвен искә төшерә.

Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре бәйрәм уңаеннан картлар йортында яшәүче картлар һәм инвалидлар өчен «Өлкәннәр - алтын канат» дип исемләнгән концерт программасы оештырдылар. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар да, укучылар да, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре дә өлкәннәрне җырлар, шигырьләр, дәртле биюләр белән сөендерделәр. Бәйрәм дәвамында өлкәннәр үз адресларына чын күңелдән сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф теләкләрен ишеттеләр. Шулай ук кунакларны бәйрәм белән Саба районы хакимияте вәкилләре котлады, ә хәйрия фонды бүләкләр тапшырды. Бәйрәм рухы беркемне дә битараф калдырмады. Барысы да проблемалары турында онытып торып һәм чын күңелдән ял итеп, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International