3 октябрь көнне Сүлә авыл клубында Курсабаш авыл мәдәният йорты белгечләре, Курсабаш китапханә мөдире белән берлектә, өлкәннәр көненә багышланган "Эх, яшьлеккә кайтып килсәң иде" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрделәр.Бәйрәмне котлау сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы Гыймадиев А.Р. ачып җибәрде.Ул өлкәннәребезне котлады, һәрбарчасына исәнлек-саулык теләде.Чарада өлкәннәребез "Башваткыч" интеллектуаль уены уйнадылар.Уен өч турдан торды.Катнашучылар бик теләп уйнадылар, һәркем җавап бирде һәм баллар алды.Уен концерт номерлары белән үрелеп барды.Соңыннан һәр катнашучы истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.