1 нче октябрь илебездә Халыкара өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге көнне барчабыз да өлкәннәребезне бәйрәм белән котлыйбыз, аларга изге теләкләр теләп, бүләкләр тапшырабыз.
Балалар иҗат үзәге коллективы хезмәткәрләре дә әлеге чарада актив катнаша. Алар профсоюз комитеты белән берлектә озак еллар оешмада хезмәт куйган пенсионер хезмәткәрләргә бүләкләр тапшыралар, күркәм бәйрәм белән тәбрик итәләр.
Быел да Балалар иҗат үзәгенең лаеклы ялда булган хезмәткәрләренә матур бүләкләр бирделәр, алар белән әңгәмә корып, хәл-әхвәлләрен сораштылар. Өлкәннәребез елмаюлы йөз белән бәйрәм котлауларын кабул итеп алдылар, уңышлар теләделәр!