«Юнармия» сафларына кабул итү

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

Тимершык урта мәктәбендә укучыларны «Юнармия» сафларына кабул итү тантанасы булып узды. 7А сыйныф укучылары «Юнармия» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлекчәсе сафына керделәр. «Юнармия» хәрәкәтенең төп максаты-укучыларда туган илгә мәхәббәт, аларның күңелендә патриотик рух тәрбияләү. Бүген яшь патриотлар Ватанга  тугрылык өчен ант иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International