Байлар Сабасының "Шатлык" балалар бакчасында тәрбиячеләр көне

2021 елның 28 сентябре, сишәмбе

     Байлар  Сабасының 1нче номерлы “Шатлык” балалар бакчасының матур итеп, бәйрәмчә бизәлгән музыка залында 27 сентябрь көнне мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирүче хезмәткәрләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Бу бәйрәм әле бик яшь, әмма безнең бакчада аны үткәрү күркәм гадәткә керде.  Бәйрәм мәктәпкәчә  тәрбия һәм белем бирү оешмасында  балаларның  тормышын кызыклы, мавыктыргыч итеп оештыручы,  уңай шартлыр тудыручы  һәр хезмәткәргә  рәхмәт әйтү мөмкинлеге бирде. Балалар игътибар үзәгендә булган бәйрәмнәрдән аермалы буларак, бу көнне балалар бакчасы хезмәткәрләре, тәрбиячеләр котлаулар кабул иттеләр, бик күп җылы сүзләр әйтелде. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр. Күңелле концерт барысына да бәйрәм рухы, күтәренке кәеф бүләк итте. Балалар бакчаларында эшләүче  һәркемне һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз!  Җаваплы һәм фидакарь хезмәтләрендә сәламәтлек, сабырлык,  иҗади уңышлар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International