Халыкара чукраклар көне

2021 елның 28 сентябре, сишәмбе

26 сентябрь Халыкара чукраклар көне. Гадәт буенча, бәйрәм сентябрьнең соңгы якшәмбесендә уздырыла. Шул уңайдан Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә 26 сентябрь көнне авылдашыбыз Вәлиәхмәтов Рәҗәп абыйның хәлен белергә бардылар, ул тумыштан инвалид, ишетми һәм сөйләшми, аңа 25 сентябрь көнне 85 яшь тулды, аны туган көннәре белән котладылар.

     Рәҗәп абый тулы тормыш белән яшәүче кеше, мин инвалид дип тик утырмый, һәрвакыт хәрәкәттә, тынгысыз абый ул. Тормыш иптәше белән 5 бала тәрбияләгәннәр, кызганычка каршы тормыш иптәше Сания апа 29 ел элек вафат булган. Рәҗәп абый шул вакытта да сынмаган-сыгылмаган 5 баланы аякка бастырып, зур тормыш юлына озаткан. Бүгенгесе көндә Рәҗәп абый балалары, онык һәм оныкчыклары белән барлык кешеләргә үрнәк булып яшиләр.

Менә шундый кешеләрдән үрнәк алырга кирәк тэ инде, Рәҗәп абый гел  көләч йөзле, шат, дөньяны яратып яшәүче абый һәм һәркемгә әлеге сыйфатлары белән үрнәк булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International