«Кабак кына димәгез...»

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

  22 сентябрь көнне Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре яшь хуҗабикәләр өчен: "Кабак кына димәгез..." исемле мастер-класс үткәрделәр.

    Кабак - күпкырлы җимеш, җаның ни тели шуны әзерләп була, вареньедан алып бәлешкә мантыйга кадәр. Үзенчәлекле тәме һәм матур декоратив сыйфатыннан тыш, кабак тагын диетик ризык буларак та игътибарга лаек яшелчә санала.Кабак ризыклары һәрвакыт тәмле һәм үзенчәлекле, ким дигәндә бер тапкыр ашап карарга кирәк

   Кабак белән нәрсә пешерергә? Чара башында хуҗабикәләр кабактан төрле ризыклар пешерү, аның файдалы үзенчәлекләре турында уртаклаштылар. Китапханәче кабакның файдалы үзенчәлекләре һәм кулинария турындагы китапларда булган яңа рецептлар тәкъдим итте.

    Юлбат мәдәният йорты мөдире кабактан торт ясау өчен мастер-класс күрсәтте, һәм чарада катнашучылар белән  бергә җыеп бизәделәр. Чара тәмле чәй табыны артында кабактан татлы торт һәм җылы дустанә атмосферада сый-нигъмәтләр белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International