Байлар Сабасында ярминкә үтте

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

   Халыктан алынган күпсанлы мөрәҗәгатьләр буенча, язын һәм көзен Байлар Сабасы бистәсендә авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәсе үткәрү гадәткә керде. Чөнки халык биредә үзенә кирәкле товарны арзан бәядән һәм кирәкле күләмдә сайлап ала. Чираттагы ярминкә 25нче сентябрь көнне үткәрелде. Ярминкәдә шәхси эшмәкәрләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, предприятиеләр үзләре җитештергән товарларны тәкъдим итте, ә сатып алучылар исә ихтыяҗларын канәгатьләндереп, оештыручыларга рәхмәт әйтеп, өйләренә таралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International