Югары –Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында А.Д.Сахаров истәлегенә багышланган чара “Мин әле исән”
22 нче сентябрь көнне Югары –Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында тәрбияче Мөбәрәкова Э.В., академик Андрей Сахаровның 100 еллыгына багышланган “Мин әле исән” дигән исемле чара үткәрде. Чаранын максаты : күренекле галим, физик , безнең ил хокук яклаучысы Андрей Сахаровның тормыш юлы, эшчәнлеге һәм ватан пәрвәрлеге белән таныштыру. Чарада 16 бала катнашты.
Тәрбияче балалар белән әңгәмә оештырды, викторина сорауларына җаваплар алынды. Балалар галим турында бик куп мәгьлүматлар алдылар , барысы да чарадан канәгать калдылар.
Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатында «Күңелле гөмбәчекләр» пластилин белән әвәләү шөгеле
2021 елның 23 сентябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатының кече төркем тәрбиячесе Шакирова Эльмира Данил кызы «Күңелле гөмбәчекләр» темасына дәрес үткәрде.
Гөмбәләр - тере табигать патшалыгы. Гөмбәләрнең күп төрләре азык-төлек, хуҗалык һәм медицина максатларында актив кулланыла. Ашарга яраклы, һәм ашарга ярамый торган гөмбәләр бар.
Дәрес вакытында тәрбияче балаларны табигатьтә нинди гөмбәләр булуын һәм гөмбә нәрсәдән торуын таныштырды. Ашарга яраклы һәм ашарга яраклы булмаган гөмбәләрнең рәсемнәрен күрсәтте. Гөмбәләрне тамырга зыян китермәс өчен ничек җыярга кирәк икәнен аңлатты. Югыйсә, бу урында яңа гөмбәләр үсмәячәк, һәм хайваннарга ашарга калмаячак.
Дәреснең икенче өлешендә балалар тәрбияче ярдәмендә пластилиннан гөмбә әвәләделәр. Башта гөмбәнең аягын, аннары эшләпәсен ясадылар. Гөмбә килеп чыксын өчен, ике детальне тоташтырдылар. Әле генә җыелган гөмбәләр кебек күренсен өчен, балаларга аларны коры яфраклар белән бизәргә тәкъдим иттеләр.
Дәрес вакытында балалар игътибарны, хәтерне һәм кулларның кечкенә моторикасын үстерделәр һәм үз иҗатларыннан ләззәт алдылар.