Казанда «Kazan Digital Week 2021»халыкара форумы уза. Форум программасында бүгенге көндә иң актуаль темалар яктыртылды. Саба муниципаль районы мәктәпләре педагоглары «Мәгариф өлкәсендә цифрлы технологияләр»темасына иң яхшы спикерларны тыңладылар. Шулай ук безнең район вәкилләре күргәзмә белән таныша, яңа идеяләр һәм бу юнәлештә үз эшләренең сыйфатын яхшырту өчен мөмкинлекләр таба алачаклар.