Финанс-бюджет палатасы ГТО нормативларын тапшырды

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

2021 елның 22 нче сентябрендә  Саба муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре, ГТО нормативларын тапшыру кысаларында, үзләренең физик сәләтләрен күрсәттеләр.
Әлеге чара Олимп стадионында узды, анда 20дән артык кеше катнашты. Финансистлар һәм бухгалтерлар билгеләп куелган ГТО нормативларын үтәделәр һәм шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бик уңышлы тапшырдылар. Хезмәткәрләрнең күбесе үзләренең яшь төркемнәрендә нормативларга туры килгән яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Бу чарадан барлык катнашучылар да канәгать калдылар: эш көненнән соң разрядка алдылар, үзләренең сәләтләрен тикшерделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International