«Мавыктыргыч Татарстан» дип исемләнгән викторина

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре  «Мавыктыргыч Татарстан»-дип исемләнгән викторина үткәрделәр. Балалар белән Татарстан буенча мавыктыргыч сәяхәткә киттеләр, республикабызның тарихы,төрле халыкларның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныштылар, фикер алыштылар. Бик актив сораулар бирделәр, балалар белән бергәләп җаваплар эзләделәр. Бу сәяхәт балаларга бик ошады, чөнки алар үзләре өчен Татарстан Республикасы турында бик күп яңалык белделәр. Кроссворд чиштеләр, иллюстрацияләр белән кызыклы китаплар карадылар, викторина сорауларына бик теләп җавап бирделәр. Чара ахырында татлы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International