Ничек күп төрле ул көз... күңелле дэ, моңсу да.... тик һәрчак әкияти һәм кабатланмас. Ул инде җиһанда хакимлек итә... 21 нче сентябрь көнне Өтернәс авыл клубында көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме – “яшелчәне түтәлләрдән җыябыз, поделкалар ясыйбыз” чарасы үтте. Бәйрәм барышында табигый материаллардан, көзге байлыктан ясалган кул эшләреннән күргәзмә оештырылды, катнашучылар уеннарда актив булдылар, викторина сорауларына, табышмакка җаваплар таптылар, җырладылар, биеделәр һәм бүләкләр алдылар.