"Агачны сакла" акциясе

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

Планетабызның экологик   проблемалары кеше тормышы эшчәнлегенә бәйле  һәм бу проблема елдан-ел актуальләшә бара. Кәгазь эшләнмәләр - барлык  көнкүреш калдыкларының өчтән беренә туры килә. Һәр секундта   планетабызда урманнар  киселә. Ә без нәрсә белән ярдәм итә алабыз соң? Мәсәлән, макулатура җыярга мөмкин . Чөнки макулатура куллану агачларны сакларга  мөмкинлек бирә. Шуңа күрә безнең мәктәптә макулатура җыю буенча " Агачны сакла!» акциясе оештырылды.  Акциянең төп максаты - әйләнә-тирәлекне саклауга омтылу.

10-21 сентябрь көннәрендә үткән  бу акцияне  мәктәп балалар думасы әгъзалары оештырды. Укучыларыбыз  һәм аларның әти-әниләре бу акциядә бик актив катнашты.  Барлыгы 984 кг макулатура җыелды, табигатебезгә кечкенә булса да ярдәм күртәттек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International