Аз мобильле гражданнарны карау мәктәбе

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

Балкыш халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Мәүләвиева Гөлшат Тимерхан кызы социаль хезмәт алучыларның туганнары белән «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча шәхси дәресләр үткәрде.

Ул туганнарын карау, стресс хәлләрен кисәтү, инвалид яки өлкән кешенең сәламәтлеге торышын контрольдә тоту методлары, медицина манипуляцияләре, өзлегүләрне профилактикалау, шәхси гигиена , туклану һәм ашату кагыйдәләре, ялганышларны профилактикалау, дөрес позиционирование принциплары, дезинфекция алымнары белән таныштырды.

Укулар лекцияләр һәм ярдәмче җиһазларны, тернәкләндерүнең техник чараларын кулланып карауның гамәли күнекмәләре рәвешендә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International