«Saba Вalahoner» проектына яңа катнашучылар кушылдылар

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

Бүген, 21 нче сентябрь көнне Сатыш авылының «Кояшкай» балалар бакчасында йөрүчеләр «Saba Вalahoner» муниципаль программасын тормышка ашыру кысаларында банкир, телевидение журналисты, ветеринария һәм эколог кебек яңа һөнәрләрне үзләштерә башладылар. Программада катнашучылар балалар иҗаты үзәгендә паспортлар, Ак Барс банк" банкында купюралар (барслар) алдылар. Яңа һөнәрләргә алар "Ак Барс Банкта, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясендә, ветеринар станциясендә һәм МПП ЖКХ оешмаларында беренче тәҗрибә һәм күнекмәләр алдылар.

22 нче сентябрь көнне шундый ук маршрутны Шәмәрдәннең 3 нче номерлы “Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дәвам итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International