16 сентябрь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында тәрбияче Исмәгыйлева Э.Х. туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган "Ана һәм әти теле" дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрде. Анда барысы 16 бала катнашты.
Максаты - "туган тел" төшенчәсе белән таныштыру, патриотик хисләр, туган телеңне белү һәм ярату теләге тәрбияләү.Һәр халык үз телен саклый, ул аның мәдәнияте. Чара барышында табышмаклар чиштеләр, шигырьләр сөйләделәр, викториналарда катнаштылар. Соңыннан милли киемнәрдә төрле халыкларның биюләрен күрсәттеләр. Барысы да канәгать калдылар.