Иштуган авыл җирлегендә халык җыены

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

2021 елның 10 сентябрендә Иштуган тимер юл аерылышы бистәсе мәдәният йортында гражданнар җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н. Минниханов, Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов катнашты. Көн тәртибендә 2016-2021 елларда Иштуган авыл җирлеге эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды. Төрле характердагы гражданнарның сораулары һәм тәкъдимнәре яңгырады. Сорауларга җирлек башлыгы Гайнетдинов Д.М., шулай ук Минниханов Р.Н. һәм Закирҗанов Р.Р. җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International