6-8нче сентябрь көннәрендә Казан шәһәрендә үткән Эшлекле хатын-кызларның VI Форумы нәкъ шушындый девиз астында үтте. Әлеге бик масштаблы, ботенрәсәй күләмендәге чарада катнашу бәхете Саба районының 8 гүзәл затына да елмайды. Безнең делигация төрле тармакта уңышлы хезмәт куйган хатын-кызларны берләштергән иде: эшмәкәрләр, җитәкчеләр, бюджет оешмасында, акционерлык җәмгыятьтә, дини өлкәдә эшләүчеләр... Катнашучыларның бишесе бу чарага “Хәят” социаль-актив хатын-кызлар әгъзалары буларак чакырылган иде.
Форумны оештыручы – “Татарстанның Эшлекле хатын-кызлары” региональ җәмгыяте президенты Лиана Баһавиева ачылыш тантанасында мондый чараларның кирәклеген һәм әһәмиятен ассызыклады. «Бүгенге очрашуыбызның максаты – хатын-кызларга төрле башлангычта, бигрәктә эшмәкәрлектә, тулысынча ачылырга ярдәм итү, заман тәләпләреннән калышмыйча үсүдә, камилләшүдә, каршылыкларга бирешмичә башлаган эшне дәвам итүдә булышу. Бүген без сезнең өчен үзегезне таныту, башкалар белән элемтә урнаштыру, тәҗрибә алышу өчен мәйданчык булдырырга тырыштык…», - дип белдерде ул.
Форум программасы бик эчтәлекле һәм кызыклы иде.
Иң элек катнашучылар «Made in Tatarstan» күргәзмәсе белән танышты. Анда республика эшмәкәрләренең хезмәт җимешләре тәкъдим ителде (кече бизнесны күтәрү, аңа ярдәм кәрсәтүдә менә дигән чара).
Тантаналы ачылыштансоң Форумның төп өлеше башланып китте. Мәскәүдән чакырылган мотивацион спикерларның чыгышлары “бер сулышта” тыңланды. Психолог һәм финанс коучы Лили Гилемнең тренинг-трансформациясе, “Сөйләм ителлекты – яңа валюта” темасына спикер Алексей Слободянюкның лекциясе үзеңнең кирәклегеңне аңларга, макастлар куеп, аларга ирешү юлларын билгеләргә, вакыт белән идарә итә белергә өйрәтте.
Бьюти-юнәлештә зур уңышларга ирешеп эшләүче Виктория Колпакова уз чыгышы белән һәр хатын-кызның уникаль, кабатланмас шәһес булуын искәртеп, Форумда катнашучыларга үз-үзләренә карата булган ышанычын арттырды. Спикер Юлия Рыбакова сәяһәт һәм туризм темаларына чыгыш ясап, экранда илебезнең искиткеч матур урыннарын күрсәтте.
Шәһси үсеш буенча халыкара тренеры Дмитрий Васильевның чыгышы вакытында аның кызыклы мисалларыннан залда утыручылар рәхтләнеп көлеп тә, хореограф җитәкчелеге астында биеп тә алды.
Эшлекле хатын-кызлар Форумы бу көннәрдә 400дән артык гүзәл затны бер түбә астына җыйды. Биредә Татарстанның 25 муниципаль районыннан килгән вәкилләр генә түгел, ә Россияның 15! регионыннан (Башкортостан, Чувашия, Түбән Новгород, Санкт-Петербург, Адыгея Республикасы, Сахалин һ.б.) җыелган кунаклар бар иде. Һичшиксез, катнашкан һәркем бу чарадан үзе өчен алыштыргысыз тәҗрибә туплады.
Саба делигациясенең вәкилләре мондый дәрәҗәдәге чараны оештырып үткәрүчеләргә һәм, ышаныч белдереп, Форумга юллама биреп, финанс ярдәм күрсәткән Саба муниципаль район җитәкчелегенә ихлас рәхмәтен белдерә.