Килдебәк авыл җирлегендә җыен

2021 елның 10 сентябре, җомга

9 нчы сентябрь көнне Килдебәк авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Шулай ук җыенда “ZOOM” программасы аша дистанцион рәвештә катнашу мөмкинлеге дә булдырылды.

Җыелыш башында районда соңгы 5 елда башкарылган эшләр турында видеоматериал каралды.

Килдебәк авыл җирлеге башлыгы  Н.Н. Заһидуллин халык каршында 2016-2021 нчы елларда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады.Авыл җирлеге башлыгы чыгышыннан соң җыенда катнашучы халык үзен кызыксындырган сорауларга җавап алды.

Җыенны йомгаклап Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов авыл җирлегендә яшәүче халыкка мөрәҗәгать итеп, соңгы 5 елда районда һәм авыл җирлегендә зур күләмдә эшләр башкарылуын, ләкин шул ук вакытта хәл ителәсе мәсьәләләрнең барлыкка килеп торуын да ассызыклап үтте. Һәм киләчәктә дә барлыкка килгән мәсьәләләр район халкы белән бергә, үзара аңлашып хәл ителер дигән ышанычын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International