Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында тәрбияләнүчеләрнең яңа балалар бакчасына йөри башлаулары

2021 елның 10 сентябре, җомга

2021елның 1нче сентябреннән Югары Утар балалар интернат йортында тәрбияләнүче биш бала Шәмәрдән поселогында урнашкан “Әкият” балалар бакчасына йөри башладылар.

  Бакчаның территориясе дә, бинасы да бик матур, “әкият” дигән исемгә туры килеп тора. Ишек алдында заманча итеп яңа уен җиһазлары урнаштырылган. Белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылган: күрсәтмә материал, дидактик уеннар бар, дәресләр уен формасында үтә, яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләре исәпкә алына.

  Беренче конне үк бакчаның мөдире Гөлнара Наилевна, методист Эльмира Мәҗитовна һэм тәрбиячеләр балаларны бик җылы каршыладылар. Бакчада бу балалар өчен махсус коррекцион группа булдырылган. Бүлмәнең эче бик матур, балалар өчен уңайлы. Тәрбиячеләр һәр бала кызыксынырлык итеп шөгыльлэр үткәрәләр, төрле уеннар оештыралар, саф һавада йөрергә алып чыгалар. Дефектолог, логопед кебек специалистлар балалар белән индивидуаль шөгыльләр үткәрәләр.

 “Әкият” бакчасы – шатлык һәм игелек йорты. Балалар бакчага бик теләп, яратып йориләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International