Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте “Казан Агрохимсервис” ҖЧҖе белән тыгыз хезмәттәшлек итә.Агымдагы елда күмәк көч белән 450 гектарда кукуруз чәчелде, шуның арасыннан 10 гектар мәйданда күргәзмә- тәҗрибә басуында 24 төрдә кукуруз сортлары үстерелде.
07 сентябрь көнне җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә киңәшмә үткәрелде.Киңәшмәдә Саба муниципаль районы Башлыгы Минниханов Р.Н. , Саба авыл хуҗалыгы Һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Хасаншин Г.Ш.,“Казан Агрохимсервис” ҖЧҖе вәкилләре, Саба авыл хуҗалыгы Һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.