Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән килде:
Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч агрометеорологик күренеш турында кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 8 сентябрендә төнлә һәм иртән урыны белән һавада һәм туфракта -1 гр.ка кадәр салкыннар көтелә.
Температураның түбәнәюе сәбәпле, электр көнкүреш приборларын һәм газ җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу, кулдан ясалган җылыту җайланмаларын куллану, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу аркасында техноген янгыннар барлыкка килү ихтималы арта.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.