«Сабантуй» спорт мәктәбе спортчысы Садыйков Салават яшьләр арасында стендка ату буенча дөнья Кубогында көмеш медаль яулады.

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

26 августтан 6 сентябрьгә кадәр Алмата шәһәрендә (Казахстан) яшьләр арасында стендка ату буенча Дөнья кубогының чираттагы этабы узды. Ярышларда 10 илдән (Казахстан, Италия, Франция, Кипр, Төркия, Швеция, Үзбәкстан, Россия, Испания, Грузия) 130 спортчы катнашты. Ярышларда безнең Татарстан спортчылары да бар иде. Садыйков Салават, Артем Глотов һәм Евгений Тикунов команда зачетында яшүсмерләр арасында стендка ату буенча дөнья Кубогында көмеш медаль яуладылар. Бу Спортчыларның команда «скит»ында икенче уңышлары. Спортчыларны яуланган бүләкләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International