Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында тәрбияләнүчеләрнең Курсабаш мәктәбендә “Белем көнен” каршы алулары

2021 елның 3 сентябре, җомга

1 сентябрьдә Россиядә һәм башка илләрдә уку елы башлануны билгеләп үтәләр. Бәйрәмнең төп геройлары-беренче сыйныф укучылары. Алар өчен беренче кыңгырау яңгырый. 1 сентябрь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар  интернат-йортында тәрбияләнүчеләр өчен дә 1 сентябрь бәйрәме булып узды. Аларны бәйрәм белән котларга һәм беренче сыйныфка баручы балаларга бүләкләр тапшырырга район кунаклары да килгән иде. Укытучылар балалар белән бәйрәм концерты әзерләделәр. Барлык укучылар өчен бу онытылмаслык көн булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International