“Курсабаш сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбендә”, “Белем көне”нә багышланган чара.

2021 елның 3 сентябре, җомга

1 сентябрь көнне “Курсабаш сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбендә “Белем көне”нә багышланган тантаналы линейка булып узды. Укучыларга һәм укытучыларга котлау сүзләре белән мәктәп директоры А.Н. Шәрипов,район хакимиятеннән вәкил – Маканов Д.К.,җирлек башлыгы А. Р. Гимадиев мөрәҗәгать иттеләр.Барлык кунаклар да бүләкләр белән килгән иде. Быел 1 нче сыйныфка 6 укучы укырга килде. Беренче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырылды.Кунаклар чыгышы һәм котлаулардан соң, бәйрәм тамашасы башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International