1 нче сентябрьдә Килдебәк урта мәктәбендә белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка булып узды. Бу уку елында мәктәптә барлыгы 146 бала белем алачак. Мәктәпкә балалар Килдебәк, Мишә, Арташ авыл җирлекләреннән һәм Саба шәһәр җирлегеннән ктлеп белем алачак. Беренче сыйныфка 14 бала кабул ителде. Балаларга 23 укытучы белем бирәчәк. Тантаналы линейкада укучыларның әти-әниләре, авыл җирлегендәге оешма җитәкчеләре, район вәкилләре катнаштылар. Алар укучыларны белем бәйрәме белән котладылар һәм укуда уңышлар теләделәр. Бәйрәмдә катнашучы Саба һәм Теләче районы пенсия фонды җитәкчесе Мугтасимов М.М. укучыларны бәйрәм белән котлады һәм беренче сыйныфка укырга килүче балаларга Татарстан Республикасы Президенты Минниханов Рөстәм Нургали улының бүләкләрен тапшырды.Шулай ук беренче сыйныф укучыларына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Галиев Марат Ибрахим улының да бүләкләре тапшырылды.
Укучыларны һәм укытучыларны белем бәйрәме белән котлыйбыз һәм уңышлы уку елы телибез.