"Урманнар белән безнең җиребез дан тота"

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

29 август көнне Иштуган авыл җирлегендә "Саф сулы ямьле Саба" проекты кысаларында "Урманнар белән безнең җиребез дан тота" дигән чара үткәрелде. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы экологик марафонның максатларын аңлатты, бу проект турында сөйләде.Иштуган тарихы белән Варламова Любова апа таныштырды.Чараның икенче өлешендә " Умырзая "татар фольклор коллективы" Мунчала чыгару "йоласын, Удмуртиянең" Тюрагай "фольклор коллективы" Кыз бирү "йоласын күрсәтте. Гайнетдинова Разия апа һәм Мортазин Хәлил абый авылдашларын һәм кунакларны үзләренең шигырьләре белән таныштырдылар. Халык чабата үрү буенча мастер - классны кызыксынып күзәтте, - дип күрсәтте Хәсәнова Лиза апа. Шулай ук ул безнең урманнарда үсә торган дару үләннәре турында кызыклы мәгълүмат белән дә уртаклашты. Җыелган халык чара өчен ясалган күргәзмәләрне кызыксынып карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International