"Минем яраткан Татарстаным "

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

30 август көнне Татарстан Республикасы көне һәм туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елын бәйрәм итү кысаларында Иштуган мәдәният йорты белгечләре "Минем яраткан Татарстаным" дигән урам концерты үткәрделәр. Бәйрәм концерт программасы тәкъдим ителде. Бистәнең үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, балалар һәм яшьләре тамашачыларга уңай кәеф бүләк иттеләр. Кичәнең беренче минутларыннан ук бәйрәм рухы хөкем сөрде. Һәр номерны тамашачы бик җылы һәм шатлыклы кабул итте. Концерт программасының дәвамы булып халык уеннары, бәйрәм дискотекасы торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International