1 сентябрь – Белем көне!

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Әле кичә генә җәй иде кебек, менә көзнең дә беренче көне килеп җиткән. Укытучылар һәм укучылар мәктәпкә ашыга. Чөнки бүген белем бәйрәме. Кемнәрдер көтеп, кемнәрдер дулкынланып каршы ала бу көнне.

Беренче сыйныфка укырга килүчеләр өчен бу көн аеруча да дулкынландыргыч. Алар бүген “Белем” дип исемләнгән зур дөньяга беренче адымнарын атлаячаклар. Быел Иштуган гомуми урта белем бирү мәктәбенә 5 укучы килер дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International