Эзмә авыл жирлегендә «Саф сулы ямьле Саба» дигән экологик проект

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

«Саф сулы ямьле Саба» экологик проекты кысаларында Эзмә авыл жирлегенен Иләбәр авылында чишмә буенда «Яңгыр теләү» йоласы уздырылды. Мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл халкы катнашында «Истиска» намазы укылды. «Яңгыр боткасы» пешереп, «Су сибешү» йоласы уздырылды. Яшьләр чишмә буенда яратып уйналган «Биш парлы», «Кульяулык алыш» уеннары искә төшерелде. Авылдагы чишмәләрнең тарихы барланып тематик күргәзмә тәкъдим ителде. Иләбәр авылыннан чыккан үзешчән шагыйрә М.Манихова авылдашлары алдында чыгыш ясап яңа шигырьләрен укыды. Шагыйрәнең китапларыннан күргәзмә халыкта зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International