Шәмәрдән авыл җирлегендә Республика көненә багышланган чара узды.

2021 елның 31 августы, сишәмбе

29 август көнне Шәмәрдән авылының Җиңү паркында Татарстан Республикасы көненә багышланган " Шәмәрдәнем-тормыш бишегем! дип исемләнгән чара узды. Бәйрәм концертын мәдәният йорты белгечләре "Туган як"җырын башкарулары белән башлап җибәрделәр. Рәсми өлештә котлау сүзләре белән Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А. Н.Гәрәев чыгыш ясады. Шулай ук концерт барышында авыл халкы үз ишегалды клумбасының иң матур бизәлеше өчен акчалата бүләкләр белән бүләкләнде. Кичә авыл мәдәният йорты каршындагы үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, Олыяз авыл мәдәният йорты мөдире Р.К. Закирова, Казаннан чакырылган артистлар Рөстәм Насыйбуллин һәм Рамил Шәрәфиев катнашында концерт номерлары белән дәвам итте. Шулай ук Сосновка шәһәреннән "Бригантина" вокаль - инструменталь төркеме чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International