“Әллүки” дә шахмат һәм шашка көне

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

  Бүген Саба 2 нче номерлы «Әллүки» балалар бакчасында шахмат һәм шашка көненә багышланган тематик көн узды. Уен формасында педагоглар мәктәпкәчә яшьтәге балаларны шахмат тарихы белән таныштырдылар, шахмат тактасы, шахмат басулары һәм фигуралар турында күзаллауларын формалаштырдылар. Бу искиткеч тематик көн ахырында балалар үзләренең шундый катлаулы, ләкин шул ук вакытта мавыктыргыч уен да уйный белүләрен күрсәттеләр һәм иҗади эштән уңай кәеф белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International