«Саба шагыйрьләре» дип исемләнгән шигърият сәгате

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы уңаеннан, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Саба шагыйрьләре» дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрделәр. Районыбыз шагыйрьләренең кыска биографиясе белән таныштырылды, якташыбыз Данил Галләмов иҗатына аерым игътибар бирелде. Чарада катнашучылар чылбыр буенча шигырьләр укыдылар. Балаларда туган як һәм табигать турында шигырьләр аеруча кызыксыну уятты. Даими мәшәкатьләрнең асылында шагыйрьләр туган җирнең матурлыгына гаҗәпләнүдән, гүзәллекне күрүдән туктамый. Алар безне үзләренең туган яклары белән горурланырга өйрәтәләр, талантларның тууы, башкалаларда гына түгел, илебезнең иң төрле  почмакларында  төрле әсәрләр иҗат итүен алып баралар. «Туган ягым –Гүзәл Сабам» дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм әдәби китапларга күзәтү оештырылды. Чара ахырында " Әдәби алан»проекты өстендә эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International