Чәчәкләр һәм клумбалар – табигатьнең кечкенә могҗизалары

2021 елның 20 августы, җомга

Чәчәкләр һәм клумбалар – табигатьнең кечкенә могҗизалары, алар безне үзләренең буяулары һәм хуш исләре белән сөендерәләр.

Шунысы куанычлы, безнең бистәдә территорияне төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. Клумбаларда циния, петуния, лилия, канәфер һәм бархатцылар үсә. Үзләре төрле-төрле, ләкин шулай да алар бер-берсе белән килешеп үсеп, бәйрәм хисен тудырып яшиләр. Кадерләп каралган клумбалар һәм чәчәк түтәлләре килүчеләрнең күзләрен сөендерә һәм шул рәвешле үтеп баручыларның кәефен күтәрә.

Чәчәкләр искиткеч могҗизаи, ачык, төрле төсле мөхит тудыралар. Клумбаны булдырып, тирә-юньдәгеләргә шатлык бүләк итеп, бистәне яшелләндерүгә халык үзенең зур өлешен кертә, урамнарыбызны матуррак һәм күркәмрәк итәргә мөмкинлек бирәләр. Бүгенге көндә төп бурыч – матурлыкны булдыру гына түгел, аны саклау да, кешеләрнең хезмәтенә хөрмәт белән карау, ярату.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International