"Бер утыру-үзе бер гомер".

2021 елның 20 августы, җомга

18 август көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре "Бер утыру-үзе бер гомер" дип исемләнгән кичке утыру үткәрделәр.Әлеге чараның максаты – бистәнең җыр, фольклор мәдәниятен саклап калу һәм баету, халыкның иҗади аралашу мохите булдыру. Барлык катнашучылар да гармунга җырлар җырладылар, "Назалы", "Йөзек салыш", "Биш парлы", "Кем тизрәк", «Гөлбану"халык уеннарында катнаштылар. Җылы очрашуның дәвамы чәй эчү булды. Чара биюләр белән тәмамланды. Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International