Шәмәрдән лицеенда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия чарасы узды.

2021 елның 17 августы, сишәмбе

13 август көнне Шәмәрдән лицеенда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит"хәйрия чарасы узды. Чарада Саба муниципаль районы башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айдар Наил улы, җирле оешма вәкилләре, шәхси эшмәкәрләр катнашты. Хөрмәтле җитәкчеләребезгә шундый игътибар һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Чара бик эчтәлекле, җырлар белән тулы иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International